«Китапханәдә каникуллар»: чаралар циклы (6+)

Яхшы узган каникуллар – диванда яки компьютер экраннары артында утырып үткәргән каникуллар түгел. Иң яхшы ял – ул яңа кичерешләр.
«Biblio-каникуллар» проектын тормышка ашыру кысаларында, 8 нче санлы китапханәнең яшь кунакларына, «Куркынычсызлыкның каникуллары юк!» тематик сәгатендә һәм «Кызыксынучан балаларга – дөньядагы бар нәрсә турында» дигән эрудит-шоуда катнашып, гаҗәеп китаплар дөньясына сәяхәт кылырга мөмкин булды. 

Каникулы в библиотеке
1
3
2
4
6
IMG_5556

Тематик сәгать өчен видеопрезентация әзерләнгән иде, үз тормышларын һәм сәламәтлекләрен саклау өчен, ул аңлаешлы формада балаларга юлда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен җиткерергә ярдәм итте,  «яралану» һәм «куркынычсызлык» төшенчәләренә аңлатма бирде.

Эрудит-шоуда балаларны кызыклы викториналар, серле ребуслар, көтелмәгән сораулар һәм шарадаларга кызыклы җаваплар көтте. 
Чара азагында балаларга мультфильм күрсәтелде. С. Михалковның «Бездельник светофор» әсәре буенча китапханәчеләр тарафыннан әзерләнгән мульткитап балаларда аеруча зур кызыксыну уятты.  

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: